Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга мөслимәләре «Гыйлем нуры» республика бәйгесендә катнашты

Лениногорск шәһәрендә мөселман хатын-кызлар өчен XIII «Гыйлем нуры» республика бәйгесе узды.

Интеллектуаль ярышка Татарстанның төрле почмакларыннан 3 кешедән торган 19 команда килгән иде. Бәйгедә Алабуга районыннан Җәмигъ мәчете мәдрәсәсе вәкилләре катнашты һәм югары бәягә лаек булды, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттә.

Бәйгедә катнашучыларны Мөфти Камил хәзрәт сәламләде.

«Гыйлем нуры» бәйгесенең төп максаты — мәчет каршындагы курсларда алган белемнәрне сынау, шулай ук халык арасында дини белем таратуга кызыксынуны арттыру.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Яшел үзән мөхтәсибәте командасы җиңү яулады.

Фотолар: vk. com/islam_v_elabuge

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев