Алабуга мөселманнары Корбан гаетен ничек билгеләп үтәчәк
Мөселман дөньясының төп бәйрәмнәренең берсе —Корбан гаете быел 27 майга туры килә. Җәмигъ мәчетендә бәйрәм вәгазе һәм намаз, ә «Чебурашка» паркында Гаилә бәйрәме узачак.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт үзенең кызы Фатыймага: «Корбан чалдыр, чөнки корбан канының тамган беренче тамчысы ук гөнаһларның ярлыкануына сәбәп булыр. Кыямәт көнендә исә ул корбан ителгән хайванның мөгезләре, тиресе, әгъзалары, йоны һәм башкалар үлчәүгә салынып, барча гөнаһлардан да авыррак булыр. Корбан ителгән хайванның һәрбер бөртек йоны өчен 40000 әҗер-савап язылыр», — дип әйткән.
27 май көнне мөселман дөньясы иң изге бәйрәмнәрнең берсен — Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Быел ул чәршәмбегә туры килә.
Гадәттәгечә, бәйрәм көнне Татарстан мәчетләрендә бәйрәм вәгазләре һәм бәйрәм намазы үтәчәк. Алабуга да, әлбәттә, читтә калмый.
Алабуганың Җәмигъ мәчетендә бәйрәм көне тәртибе түбәндәгечә билгеләнде:
Бәйрәм вәгазе — сәгать 04:30, бәйрәм намазы — сәгать 05:00 башланачак.
Шулай ук сәгать 13:00да «Чебурашка» паркында Гаилә бәйрәме оештырыла. Биредә уеннарда катнашырга, татлы ризыклардан авыз итәргә мөмкинлек булачак.
Быел корбан чалу нисабы — 100 мең сум итеп билгеләнгән. Бу мөселман кешесенең артык 100 мең акчасы булса, аның өчен корбан чалдыру мәҗбүри дигәнне аңлата. Ләкин шунысы мөһим, әгәр дә акча хәрәм юл белән табылган икән, корбан да, сәдака дә кабул булмый.
Корбанга дөя, сыер, үгез яки сарык чалдырырга мөмкин. Сыер яки дөяне җиде кеше исеменнән чалырга була. Дөягә 5 яшь, сыер 2 яшьтән дә ким булмаска, ә сарык 1 яшьтән дә ким булмаска тиеш.
Алабугада корбан чалу махсус рәсмиләштерелгән урында — Алабуга ит-консерва комбинаты территориясендә башкарылачак. Былтыргыча, чалдырылган итне консерва рәвешендә алу мөмкин булачак.
Корбан итен өч өлешкә бүлү тиешле: бер өлеше корбан чалучыга кала, икенче өлеше туган-тумачаларга бирелә, өченче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла. Алабугада чалынган итне «Кеше приюты» («Приют человека») оешмасына тапшырырга мөмкин. Тапшырылган иттән биредә мохтаҗларга кайнар ризык әзерләнәчәк. «Приют человека» безнең шәһәрдә түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
- Нефтьчеләр проспекты, 16Б
- Горький урамы, 107
- Мәрҗани урамы, 28А
Сорауларыгыз булса, +7-901-6-222-666 номеры буенча шалтыратып, белешә аласыз.
Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә безнең чалган корбаныбыз түгел, ә ниятебезнең дөрес булуы мөһим. Шуны онытмасак иде. Изге ният белән чалган корбаннарыгыз, кылган догаларыгыз кабул булсын! Якынлашып килүче Корбан гаете белән, мөселман кардәшләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев