Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга көллияте махсус операция зонасына бишенче партия мич ясап җибәрде

Алабуга политехник көллияте студентлары һәм мастер-укытучылары 15 тимер мич ясаган.

Йөк төягән машина Казанга китәчәк, анда гуманитар йөк белән чираттагы конвой формалаша.

Производствога өйрәтү остасы Эльдар Гарашов сөйләвенчә, бер мичне ясауга бер сәгать чамасы вакыт китә, ә һәр партиядә мондый "буржуйка«лар 15-30 данәгә җитә.

— Без студентлар белән бергәләп мичләр җиңел һәм мобиль булырлык, әмма шул ук вакытта нык һәм җылылыкны озак сакларлык материаллар сайладык. Сугышчылар безнең эш турында яхшы бәяләмә җибәрә, шулай булгач, эшне дәвам итәчәкбез.

Конструкцияне ул хезмәттәше Евгений Ткачев белән бергә эшләгән. Нигез итеп ГОСТ буенча сызымнарны алалар, фотосурәтләр табалар, армиядә хезмәт иткәндә мондый мичләрне куллану тәҗрибәсен искә төшерәләр. Мастерлар һәм аларның укучылары кулы тимәгән бердәнбер әйбер — мичнең торбасы, чөнки монда завод сыйфаты кирәк.

Студентлар өчен мондый буржуйкалар ясау — үзенә күрә бер имтихан. Тик бу имтихан күпкә җитдирәк, чөнки хата бәясе — начар билге түгел, ә сугышчыларның сәламәтлеге. Шуңа күрә эшкә иң яхшылары гына алына.

«Кулдан һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыручы» һөнәренә өйрәнүче 2 курс студентлары Антон Антонов һәм Амин Городсков мич ясауда беренче тапкыр катнашкан. Егетләр әйтүенчә, боҗралы сварка таләп ителгәнлектән, кыска керү торбаларын эретеп ябыштыру кыенрак булган. Антон өчен мич ясауда катнашу — аеруча мөһим: аның туганнан туган ике абыйсы да хәзерге вакытта махсус операция урынында хәрби бурычларын үти.

Наил Шәкүров — производствода өйрәтү остасы һәм машина йөртүче, гуманитар конвой формалаштыру өчен Казанга йөкләрне йөртә.

— Мин дә кайчандыр армиядә хезмәт иттем, шуңа күрә бу мичләрнең салкын вакытта никадәр кирәк булуын үзем дә беләм. Алар яхшы җылыталар, аларда ашарга пешерергә, киемнәрне киптерергә була.

Өлкән мастер Ольга Камаева сүзләренчә, махсус операция башланганнан бирле көллият барлыгы 270 мич ясап җибәргән. Моннан тыш, Алабуга политехника көллияте шәһәр күләмендә гуманитар йөк туплауда да катнаша — бәйрәмнәргә бүләкләр, азык-төлек, кием-салым һәм башкалар җыя, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев