Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга яшүсмерләре каникулларда акча эшли алачак

2026 ел каникуллары чорында 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 350 балигъ булмаган баланы эшкә урнаштыру планлаштырылган.

Әлеге мәгълүматны Алабуга районы буенча «Россия эше» кадрлар үзәгендә бирделәр.

Балалар шәһәр предприятиеләрендә дә, уку йортлары каршында оештырылган хезмәт бригадаларында да эшли алачак. Бүгенге көнгә оешмалар белән 16 килешү төзелгән инде.

Аеруча игътибарны социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге балаларга, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре бүлегендә исәптә торучы яшүсмерләргә бирәләр.

Мәгариф идарәсенә мәктәп хезмәт бригадаларына 250 эш урыны бирелгән. Моннан тыш, 16 яшьтән өлкәнрәк укучылар төзекләндерү идарәсендә һәм «Вкусно и точка» төбәк туклану челтәрендә эшкә урнаша алалар.

Яшүсмерне вакытлыча эшкә алганда вакытлыча хезмәт килешүе төзелә. Хезмәт хакы — эшләнгән вакытны исәпкә алып, хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән түбән булмаячак. Өстәвенә, кадрлар үзәге аша матди ярдәм дә түләнә — аена 2650 сум.

РФ Хезмәт кодексы нигезендә каникуллар вакытында 14 яшьлек яшүсмерләр көненә 4 сәгать, 15 яшьлекләр 5 сәгать, ә 16 һәм аннан өлкәнрәкләр 7 сәгатькә кадәр эшли ала. Эш уку белән бергә барган чорда бу нормалар кими.

Яшүсмерләргә 163 нче карар белән тыелмаган эшләр генә рөхсәт ителә. Хезмәт куркынычсыз һәм зарарсыз булырга тиеш. Төнге сменалар, ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә эшләү, командировкалар тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев