Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга яшь гвардиячеләре СВО сугышчыларына гуманитар йөк җибәрде

Йөк составында алабугалылар язган хатлар һәм открыткалар да бар иде.

«Яшь Гвардия» нең җирле бүлеге махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәткәрләр өчен гуманитар ярдәм җыюны һәм җибәрүне оештырды. Йөкнең гомуми авырлыгы өч тонна тәшкил иткән.

Посылкага озак вакыт саклана торган продуктлар, эчә торган су, шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, бәйләү материаллары һәм индивидуаль саклану чаралары кергән. Йөк составында алабугалылар язган хатлар һәм открыткалар да бар иде. 

Гуманитар ярдәм 1232 нче полк, 272 нче полк, 90 нчы танк дивизиясе һәм 38 нче мотоукчылар бригадасы сугышчыларына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев