Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга Борис Березовский фестиваленә әзерләнә

9-12 июль көннәрендә Алабугада Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» халыкара музыка фестивале узачак.

Ел саен ул дистәләгән мең тамашачыга ачык һавада матур урында дөньякүләм танылган музыкантларны ишетү мөмкинлеге бүләк итә. Алабуганы берничә көнгә хис-кичерешләрнең сихри симфониясе чолгап ала.

Быел да безне музыка жанрларының калейдоскобы көтә: симфоник классика, урта гасыр Көнбатыш Европа композиторлары әсәрләре, джаз һәм борынгы рус рухи музыкасы, халык мотивлары һәм автор җырлары.

Тарихи Алабуганың үзәгендә — Шишкин буаларында уза торган Фестиваль кунакларга иң якты һәм онытылмаслык тәэсирләр бүләк итәчәк.

Түбәндәге музыкантларның концерт программалары планлаштырылган:

  • Башкортостан симфоник оркестры (Уфа шәһәре)
  • Хиба Аль Кавас, Ливан композиторы, опера җырчысы
  • Борис Березовский үзе (фортепиано)
  • Айгөл Хисмәтуллина (сопрано)
  • Игорь Бутманның джаз оркестры
  • Баянчы Айдар Сәлахов
  • Игорь Лерманның камера оркестры
  • Миләүшә Таминдарова хоры
  • «GAUGA» төркеме
  • Сәйдә Мөхәммәтҗанова һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев