Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуганың Александр бакчасында 42 метрлы кондиционерлы күзәтү тәгәрмәче куячаклар

Яңа елга Алабугада күзәтү тәгәрмәче урнаштыру планлаштырыла.

Бу хакта Алабуга муниципаль районының Инвестицион советында билгеле булды. Ул район башлыгы, Совет әгъзалары, экспертлар һәм Инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашында узды.

Өч проект тәкъдим ителде. Аларның берсе — «Күзәтү тәгәрмәче».

Аны «Александр бакчасы»нда урнаштыру планлаштырыла, биеклеге — 42 метр. Инвестор Тимур Габбасов аңлатканча, бу — оптималь биеклек, чөнки кайбер агачларның биеклеге 20 метрга җитә.

Геодезик тикшерүләр дә үткәрелгән.

«Парктагы җир мондый биеклектәге күзәтү тәгәрмәчен урнаштырырга мөмкинлек бирә», — дип билгеләп үтте инвестор һәм подрядчыларның Кытайдан булачагын өстәде. Шулай итеп, тиздән Алабугада Кытайдан килгән аттракцион барлыкка киләчәк.

Кабиналар уңайлы, алар кондиционер, җылыткыч белән җиһазландырылган булачак, шулай ук тәгәрмәчләр матур итеп яктыртылып торачак, бу, һичшиксез, туристларны да, шәһәрлеләрне дә күпләп үзенә җәлеп итәчәк.

Проектны гамәлгә ашыру вакыты — 6-8 ай. Рөстәм Нуриев проектны хуплады, Инвестицион Советның башка әгъзалары да аны яклады.

Әйтергә кирәк, өлкән буын вәкилләре «Александр бакчасы» паркында элек тә күзәтү тәгәрмәче булганын хәтерли.

Шулай ук күпфункцияле микрорайон һәм апарт-отель төзү проектлары да тәкъдим ителде. Аларны инвесторларга эшләп бетерергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев