Алабуга балыкчыларын кисәтәләр: 20 марттан соң Чулман елгасына чыгу куркыныч
Бу ГЭСта суны агызу белән бәйле.
Коткаручылар боз астыннан балык тотучыларга мөрәҗәгать итә: 20 марттан соң Түбән Кама ГЭСыннан агызыла торган су күләме артачак. Шуңа күрә дамбадан башлап Алабугага кадәрге участокта бозга чыгу катгый тыела.
Елгада боз кузгалуы һәм аның сынуы ихтимал. Аеруча балыкчылар җыела торган гадәти урын — Чулман причалы тирәсендә булу куркыныч.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының (МЧС) Баш идарәсе тормышны куркыныч астына куймаска һәм бозга чыгудан тыелып торырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев