Алабуга хәбәрләре

"Алабуга нуры" газетасы - Алабуга районы

16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга балалары МХО сугышчылары өчен коры ашлар әзерләргә ярдәм итә

Команда катнашучылары билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм игътибар һәм төгәллек таләп итә.

«Супы из Елабуги» командасы яшь волонтерлар турында сөйләде. Кызлар һәм малайлар МХО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Алар яшелчәләрне чистартырга, әзер катнашмаларны тутырырга, сухариларны киптерергә һәм төргечләргә урнаштырырга ярдәм итәләр.

Команда катнашучылары билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм игътибар һәм төгәллек таләп итә. Кайнар ноктага, махсус хәрби операция зонасында булучыларга җибәрелер алдыннан, һәр порция әзерлекнең берничә этабын үтә.

Волонтерлар ассызыклаганча, балаларның мондый эшләрдә катнашуы — фронтка ярдәм генә түгел, ә кайгыртучанлык, җаваплылык һәм битараф булмауның мөһим үрнәге дә булып тора.

«Супы из Елабуги» командасы кечкенә ярдәмчеләренә хезмәтләре һәм игелекле йөрәкләре өчен рәхмәт белдерә.

Волонтерларга кушылырга яки азык-төлек җыюда булышырга теләүче алабугалылар команда катнашучыларына мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев