Новая Кама 16+
Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

«Адымнар-Алабуга» мәктәбе укучысы Татарстанның беренче гүзәле булды

Алабуга тарихында беренче тапкыр бу титулга безнең чыгарылыш сыйныф укучысы лаек булды, дип хәбәр итә «Адымнар-Алабуга» мәктәбе.

9б сыйныфы укучысы Ралина Муллахмәтова «1 Краса Татарстана» титулын яулады. Алабуга тарихында беренче тапкыр бу титулга безнең чыгарылыш сыйныф укучысы лаек булды, дип хәбәр итә «Адымнар-Алабуга» мәктәбе.

Җиңүгә кадәрге юл озын булган һәм үз өстеңдә җитди эшләүне таләп иткән. «Татарстан гүзәле» конкурсы сәхнәдә үзеңне тота белүне һәм подиумнан узуны гына түгел, ә югары интеллектуаль дәрәҗәне дә күздә тота. Бу җәһәттән Ралинаның бернинди проблемалары да юк — ул укуда да бары тик бик яхшы билгеләренә генә укый.

Ралинаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев