700 000 сумга кадәр штраф: Татарстан бакчачыларына куркыныч үсемлекләр өчен штрафлар турында сөйләделәр
2026 елның 1 мартыннан җир кишәрлеге хуҗаларын куркыныч инвазив үсемлекләрне юк итәргә мәҗбүр итүче закон үз көченә керде.
Кагыйдәләрне үтәмәгән өчен эре күләмдә штрафлар һәм җир кишәрлекләрен тартып алу куркынычы яный. Бу хакта КФУ профессоры Эльмира Нигматуллина сөйләде, дип яза «ТНВ».
Закон беренче тапкыр куркыныч инвазив үсемлекләргә төгәл билгеләмә бирә. Мондый төрләргә үзләренең табигый мохитеннән читтә үсүче һәм экологиягә, кешеләрнең сәламәтлегенә янаучы үсемлекләр керә.
Һәр төбәк куркыныч үсемлекләрнең үз исемлеген раслый. Татарстанда бу исемлеккә Сосновский борщевигы һәм өрәңге агачының бер төре кертелгән (клен ясенелистный).
Җаваплылык:
- Гражданнарга — 20 000 сумнан 50 000 сумга кадәр;
- Вазифаи затларга — 50 000 сумнан 100 000 сумга кадәр;
- Юридик затларга — 400 000 сумнан 700 000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
Моннан тыш, кагыйдәләрне бозган очракта, җир кишәрлеген мәҗбүри рәвештә тартып алырга да мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев