1 майда Алабугада «Мәдәният мәйданы» фестивале узачак
Кунакларны бай программа көтә.
Май аеның беренче көнен шәһәр халкы һәм кунаклар «Мәдәният мәйданы» («Площадь культуры») фестивалендә билгеләп үтәчәкләр. Чара 11:30 сәгатьтә Ленин мәйданында башлана.
Кунакларны бай программа көтә: музыка, мастер-класслар, күргәзмәләр, балалар һәм олылар өчен уен программасы, гастрономия рәтләре һәм сәүдә мәйданчыклары.
Бәйрәм чаралары Алабуга районының авыл җирлекләрендә дә узачак. Керү ирекле. Гаиләгез белән килегез — бик кызыклы һәм файдалы булачак!
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев