Алабугада Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм концерты узды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә «Тугрылык йөрәктә, көч батырлыкта!» дип исемләнгән тантаналы чара узды. Бу көнне сәхнәдән илебез иминлеге өчен көрәшүчеләргә рәхмәт сүзләре яңгырады.